Кукмаралылар Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча җиде көнлек сәяхәттә

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Республикадан 150 кеше “Ф.И.Панферов” теплоходында Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча җиде көнлек сәяхәттә. Круизда катнашучылар арасында Бөек Ватан, Сталинград сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма активистлары һәм Казан мәктәпләренең кадетлары бар. Әлеге сәяхәттә район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Зур Кукмара җирлегенең ветераннар советы рәисе Рашид Шәйхетдиновлар да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International