Казан шәһәренең “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова әлеге проектта җиңгән 4 укучыны (Ильвира Степанова, Ислам Шайдуллин, Илина Шакирова, Камил Әгъләмҗанов) һәм аларның әти-әниләрен әлеге тантанага алып барды. Программа кысаларында интерактив уен, күпсерияле «Мирас» мультфильмын карау, укучыларның мәдәни көндәлекләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды. Соңыннан балаларга «Кәҗә һәм сарык» , «Дюймовочка» спектакльләре күрсәтелде. Балаларга дипломнар, Габдулла Тукайның китаплары, Казан шәһәрендәге “Кырлай” күңел ачу паркына бушлай ял итү өчен юллама тапшырылса, “Иң яхшы культуралы әти-әни” номинациясендә җиңү яулаган Алсу Шәйдуллинага исә диплом һәм Камал театрына ике кешелек чакыру билеты бирелде.