Кукмара музеенда утырма узды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Тимер юлга - 100 ел” дигән утырма узды. Музей хезмәткәре Лилия Галимуллина тимер юл тарихы һәм экспозициясе белән таныштырды. Утырмада Казан шәһәренең “Ислам динен кабул итүгә - 1000 ел” исемендәге мәдрәсә һәм “Гадел” мәчете мөгаллимәсе, Өркеш авылындагы “Фәниябикә” мәдрәсәсендә дини-әхлакый тәрбия курсларын оештыручы Фәния Җәләлиева да катнашты. Район дәваханәсенең балалар табибы, мәдрәсә мөгаллимәсе Сәкинә Нәҗипова “Ураза вакытында дөрес туклану” дигән темага лекция укыды. Очрашу бик мавыктыргыч һәм күтәренке рухта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International