Спорт яңалыклары

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Мәскәү өлкәсенең Муром шәһәрендә самбо буенча ачык турнир үтте. 2002-2003 елда туучылар арасында “Зилант” спорт мәктәбеннән Максим Исаев 32 килограммлы үлчәү авырлыгында икенче урынны алды.

***

Арчада Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “Арча –Кырлай” йөгерү марафоны булды. 24 чакрым арада Раниф Сабирҗанов (Кукмара) 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче килде. 10 чакрым арада Иске Юмья авылыннан Руслан Акашкин шулай ук беренчелекне бирмәсә, Ленар Ибәтов (Ош.Юмья) икенче булды.

***

 Җиңүнең 71 еллыгына багышлап “Зилант”та 2003-2004 елда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үтте. Турнирда “Зилант”, Янил, Поч.Сутер урта мәктәпләре командаларыннан тыш, Малмыж шәһәреннән килгән кызлар да көч сынашты. Нәтиҗәдә “Зилант” командасы –беренче, Малмыж –икенче, Поч.Сутер өченче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International