Корыган үлән һәм чүп яндырган өчен - штраф

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Кукмара һәм Балтач районнары буенча күзәтчелек бүлеге кисәтә.

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле, авыл җирлеге башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп яндыру, янгын куркынычы тудырган эшләр башкару тыела. Бу таләпләрне бозучыларга карата закон нигезендә максималь административ җаваплылык каралган: гражданнарны 2-4 мең сум, вазыйфаи затларны – 15-30 мең сум, юридик затларны 400-500 мең сум административ штрафлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International