Манзарас мәктәбе укучылары “Имин тәгәрмәч”тән җиңү белән кайтты

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары – Манзарас урта мәктәбе укучылары (Даниил Павлов, 5 сыйныф, Полина Павлова, 3 сыйныф, Ләйсән Шакирова, 4 сыйныф, Рәмис Шакиров, 5 сыйныф) Яр Чаллыда узган “Имин тәгәрмәч – 2016” республика бәйгесенең йомгаклау турында катнаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта каршылыклар аша узу, тормыш иминлеге нигезләре, визитка, автошәһәрчектә дөрес итеп йөрүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

-Әлеге чара ЮХИДИ оешуга 80 ел тулу уңаеннан оештырылды. Бәйгедә катнашкан 58 команда арасында “Тормыш иминлеге нигезләре станциясе” номинациясендә икенче урынга чыктык. Гомумкоманда зачетында унынчы урынны алдык, - ди команда җитәкчесе, Манзарас мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Илшат Шәфигуллин.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин һәм Манзарас мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Илшат Шәфигуллин “Урында ориентлашу” конкурсында икенче урынга чыктылар.

Бәйгедән җиңү белән кайткан Манзарас урта мәктәбе командасын район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдиновлар котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International