Терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеге тикшерелде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Кышка чананы җәйдән әзерлә, ди халык мәкале. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә иртә яздан ук озын, салкын кыш айларын кайгырта башлый. Чәчүчеләрдән соң кыр эшләрендә эстафетаны терлек азыгы хәзерләүче команда үз кулына ала. Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районның сигез хуҗалыгында булып, терлек азыгы хәзерләүче техниканың әзерлеген тикшерде. Алар әлеге хуҗалыкларга югары бәя биреп, эш барышыннан канәгать калдылар, дип хәбәр итте районның баш агрономы Илдар Габбасов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International