Кукмара көрәшчеләре Сабадан икенче урын белән кайтты

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Саба районының Иске Икшермә авылында Рамил Миннебаев призына татарча көрәш буенча төбәкара бәйге үтте. Анда Саба, Кукмара, Теләче спортчылары көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Аш - Буҗидан Рәзил Сабирҗанов (36 килограмм), Наил Шамбазов( 43 килограмм), Илгиз Галимов (46 килограмм), Нырья авылыннан Павел Филиппов (50 килограмм) беренче урыннарны алдылар. Команда сабалыларны алга үткәреп икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International