Кукмарада укытучыларны гавами тыңлаулар үтәчәк

2016 елның 31 мае, сишәмбе

 “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында районда гомумбелем бирү оешмаларының сәләтле укытучылары арасында югары педагогик осталык һәм мәгариф үсешенә сизелерлек өлеш керткән өчен акчалата бүләкләү  буенча  конкурс дәвам итә.

2 июньдә, 9.00 сәгатьтә район мәгариф идарәсе базасында укытучыларны гавами тыңлаулар үтәчәк. Бу чара  педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләрен тәкъдим итү рәвешендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International