Күппрофильле лицей укучысы “Ак калфак” оешмасының бүләгенә лаек булды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Кукмара күппрофильле лицеен быел 50 укучы тәмамлый. Лицейдагы “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина  күңелле яңалык алып килде. Әлеге оешма татар телен яхшы белгән, олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләр, иҗадый бәйгеләрдә даими рәвештә мактаулы урыннар яулаган татар кызын ак калфак белән белән бүләкләргә дигән карар чыгарган. Район күләмендә беренче тапкыр бу бүләккә Әдилә Гыйззәтуллина лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International