Кукмараның “Хәтер” һәм “Кар десанты” төркемнәре Мясной Борда булып кайтты

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Бөтенроссия “Хәтер вахтасы” үтте. Анда Олыяз мәктәбенең “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең “Кар десанты” төркеме (җитәкчеләре Гомәр Хаҗиев, Ринат Шакировлар) укучылары да катнашты Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзләделәр.

-Эзләнүләр нәтиҗәсендә 25 медальон табылды, сигез сугышчының исем-фамилиясе билгеле булды. Алты солдатның сөякләре, якыннарының сораулары буенча, туган җирләренә җибәрелде. Барлыгы 304 сугышчының сөяге җиргә иңдерелде, - дип хәбәр итте “Хәтер” отряды җитәкчесе Гомәр Хаҗиев. – Иганәчелек ярдәме күрсәткән район хакимияте, металл савыт-сабалар җитәкчелегенә, 1991 елда “Кар десанты” төркемен оештырган Кукмара аграр көллиятенең элеккеге директоры Илнур Гыйниятовка зур рәхмәтебезне ирештерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International