Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь балаларны яклау көнен район балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышты.
“Җәйгә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәмдә кызыклы конкурслар, дуслык темасына рәсемнәр ясау, балалар белән күмәк бию, укучыларны әлеге көн тарихы һәм китап күргәзмәсе белән таныштыру, шигырьләрен тыңлау барысы да оригиналь рәвештә оештырылган иде. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Резидә Хәкимулла кызы Касыймова “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң культуралы әти-әни” номинацияләрендә җиңү яулаган укучыларны һәм Алсу Шәйдуллинаны котлап, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәм соңында, тамашага килгән һәркемгә, үзләренең изге теләкләрен теләп, шарларны күккә очыру тәкъдим ителде. “Җәйгә сәяхәт” дип исемләнгән музыкаль кичә балалар күңеленә хуш килде.