1 июнь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар белән “Күңелле стартлар” уены үткәрде.
Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Бәйгенең программасы балалар өчен бик кызыклы итеп төзелгән иде. Командалар төрле спорт ярышларында катнаштылар, үзләренең көчләрен сынап карадылар. Балалар барысы да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә ахырдан балаларга бүләкләр тапшырылды.