Югары Өскебаш авылы китапханәсендә балалар өчен “Бәхетле балачак” дип аталган уен программасы узды. Китапханәче балалар белән җәйнең иң күңелле вакыт булуын, аны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү турында сөйләде. Ә соңыннан балалар төрле уеннар уйнадылар.