“Хуш киләсең, Сабантуй!” дип исемләнгән әңгәмә

2016 елның 3 июне, җомга

Татар халкының көтеп алынган Сабантуй бәйрәмнәре якынлаша. Шул уңайдан, 2 июньдә район үзәк китапханәсенең уку залы китапханәчесе Тәскирә Харис кызы Сәлимова, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегенә йөрүче пенсионерлар өчен, “Хуш киләсең, Сабантуй!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында пенисонерлар хәзерге һәм 100 ел элек үткән Сабантуй бәйрәмнәре турында кызыклы фикерләр, якташ шагыйрьләребез Радик Мостафин, Наилә Сәгъдиева, Харис Мостафиннарның сабантуйга багышлап язылган шигырьләрен тыңлады. “Тылсым” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче Рузалия Давлетшина үзе иҗат иткән бәет һәм шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итте. Китапханәче пенсионерлар белән бергәлектә бүгенге Сабантуй бәйрәмнәре турында фикерләр алышты. Әңгәмә ахырында Тәскирә Харисовна аларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International