Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирҗанова, “Табигать балалары” ял лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен “Бу журналлар, сезнең өчен!” дип исемләнгән әңгәмә-презентация үткәрде. Балалар игътибарына китапханәгә килүче “ Непоседа”, “ Салават күпере”, “ Тылсымлы куллар” балалар журналлары тәкъдим ителде, белешмә бирелде. Китапханәче журналларның һәр аерым бүлегенә тукталып, әкиятләр, шигырьләр белән таныштырды. Соңыннан укучылар журналлардагы рәсемнәрне буяды, кроссвордларны чиште.