Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Свердловск өлкәсе Сысерть районы Кадниково авылында уздырылган халыкара авыл бәйрәме “Сабантуй - 2016” да, Казан шәһәрендә һәм Кукмара бистәсе Сабантуйларында катнашты. Бәйрәмдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмәдән халык бик канәгать калды. Сабантуй кунаклары сыннар янында бик яратып фотосурәтләргә төштеләр.