Районыбызда яшәүче пенсионерлар арасында спортның биш төре: җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, дартс һәм электрон коралдан ату буенча сайлап алу турниры үткәрелгән иде. Спартакиадада призлы урыннарны алучылар медальләр, истәлек бүләкләренә лаек булдылар, ә беренче урыннарны алучылар “Строй-Гарант” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәриповның матди ярдәме белән Казанда үткән республикакүләм VI спартакиадада катнаштылар. Гомумкоманда зачетында кукмаралылар дүртенче урынга лаек булды.