9 июньдә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей каршында оештырылган мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен балалар китапханәсе “Почитаем, поиграем, отдохнем - с пользой время проведем” дип исемләнгән уен программасы оештырды. Әлеге чараны китапханәче Гөлфия Хафизова бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Балалар викторина сорауларына дөрес җаваплар бирде, төрле уеннарда катнашты. Соңыннан укучыларга мультфильм күрсәтелде.