“Урал” җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар, кукуруз һәм арпа басуын, шулай ук терлекчелек комплексында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.