"Зилант" спорт мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

2016 елның 10 июне, җомга

"Зилант" спорт мәктәбендә чираттагы чыгарылыш кичәсе үтте. Быел мәктәпне иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче 67 бала тәмамлады. Аларга спорт мәктәбен бетерү турында таныклык, чыгарылыш укчылары медальләре, спорттагы яхшы нәтиҗәләр өчен грамоталар тапшырылды. Әти-әниләр рәхмәт хатлары алды.

Кичәнең сценарие концерт номерлары белән үрелеп барды. Ахырдан истәлеккә фотога төшү оештырылды, укучылар һавага шарлар очырды. Без тәрбияләгән балалар үзебезә кире әйләнеп кайтып, шундый ук сәләтле спртсменнар тәрбияләр дип ышанып калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International