13 июньдә район үзәк һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре Нурия Гайнетдинова һәм Лилия Саттарова “Нараткай” җәйге лагерена йөрүче балалар өчен “Наш выбор – здоровый образ жизни” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Әңгәмә барышында начар гадәтләр турында балаларга тулы мәгълүмат бирелде. Соңыннан алар “яхшы һәм начар гадәтләр” темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирде.