22 июньдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итәчәк. Кабул ителү өчен (843) 221-80-36 телефоны аша эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин. Шимбә, якшәмбе – ял көннәре.