15 июнь көнне балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина, Ош-Юмья авылы мәктәбе каршында оештырылган лагерь балалары өчен, “Әкият иленә дәшәбез” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Китапханәче балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштырды. Укучылар әкият темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирде, китап күргәзмәсе белән танышты.