“Бу җир синеке һәм минеке” дип исемләнгән экологик сәгать

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

15 июнь көнне сәгать унда балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Хафизова, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен, “Бу җир синеке һәм минеке”  дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.  Укучылар Кукмара районы тарихы турында кызыклы мәгълүмат тыңлады, күлләре, чишмәләре, хайваннары һәм үсемлекләре турында мәгълүмат алды. Китапханәче балаларга төрле табышмак, конкурслар тәкъдим итте. Экологик сәгать соңында “Малай һәм җир” дип исемләнгән мультфильм карау оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International