15 июнь көнне сәгать унбердә балалар китапханәсе китапханәчесе Алсу Баһавиева, Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Әлеге чара кино елына багышланды.
Балаларга презентация ярдәмендә кино тарихы, анда катнашучы кешеләр хакында тулы мәгълүмат бирелде. Шулай ук балалар кызыклы уеннарда катнашты һәм викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирде. Дәрес-презентация мультфильм карау белән тәмамланды.