Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьда ял итүче балалар өчен “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде. Әлеге уенда “Чуар тавык”, “Шалкан”, “Убырлы” әкиятләрендәге геройлар көч сынашты. Балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Соңыннан китапханәче укучыларга кино күрсәтте.