17 июньдә "Нараткай" балалар сәламәтләндерү лагерендә куанычлы вакыйга булды - универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Төзү эшләре "Строй-Гарант" оешмасы эшчеләре тарафыннан башкарылды. Мондый төр мәйданчыклар Лельвиң, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында да сафка басты.
Бу мәйданчыкта волейбол, футбол, баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы уеннары уйнап була, шулай ук 13 төрле тренажерда шөгыльләнеп була.
Тантаналы чарада Район Башлыгы Сергей Димитриев катнашты.