“Спорт бәйрәме” дип исемләнгән чара

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина Бөтенроссия Олимпияда көненә багышлап,  мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен “Спорт бәйрәме” дип исемләнгән чара үткәрде. Ул укучыларны А.Гафиятовның “Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына” дип исемләнгән китабы белән таныштырды. Балалар төрле спорт ярышларында катнашты. Соңыннан бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, бүләкләр өләшенде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International