“Табигать сәламәтлек бүләк итә” дип исемләнгән әңгәмә

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

20 июнь  көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре Гөлфия Хафизова һәм Алсу Багавиева Кукмара 4 нче урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен  “Табигать сәламәтлек бүләк итә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар урманда, су буйларында  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, файдалы һәм агулы үсемлек төрләре  белән танышты. Балалар өчен кызыклы конкурслар, викториналар оештырылды.  Алар табышмак сорауларына җавап бирде, җырлап-биеп күңел ачты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International