Кукмара районында сукачылар ярышы үткәрелде

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Әлеге чара соңгы тапкыр моннан 15 ел элек уздырылган булган. Ярышта һәр хуҗалыктан бер механизатор катнашып, барлыгы 10 кеше көч сынашты. “Урал” җәмгыятенең (Кукмара агрофирмасы) Иске Йорт авылы янындагы басу трактор гөрлетесенә күмелде. Ярыш шартлары буенча җирне ике төрле ысул белән (уртага җыеп, кырыйга таратып) сукалап күрсәттеләр. Бәйгедә шулай ук тракторларның төзеклеге, сукаларның комплектациясе дә исәпкә алынды.

1 урынга - “Восток” хуҗалыгыннан Рафаэль Бикмөхәммәтов, 2 урынга – “Урал” хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов, 3 урынга - Вахитов исемендәге хуҗалыктан Андрей Андреевлар чыкты. Иң яшь катнашучы дип “Дружба” агрофирмасыннан Рифнур Ярмиев танылды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде.

Ризилә КОРБАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International