Синоптиклар кисәтә: урманнарда янгын чыгу куркынычы арткан!

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы  югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерде. Кисәтү 18-23 июнь көннәрендә гамәлдә булачак. "Татарстанда урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары – 4 класска кадәр җитә", – диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International