Китапханә яңалыклары

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова лагерьда ял итүче балалар өчен “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт уеннары үткәрде.  Әлеге уенда “Чуар тавык”, “Шалкан”, “Убырлы” әкиятләрендәге геройлар көч сынашты. Балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Соңыннан китапханәче укучыларга кино күрсәтте.

Мәмәшир  авылы  китапханәчесе Зөлфия Габдуллина  мәктәп  каршында оештырылган  лагерь  балалары  өчен «Спорт  белән дус булыйк « исемле әңгәмә үткәрде . Әлеге чара Спорт елына багышланган иде. Китапханәче укучыларны “Спорт энциклопедиясе” исемле китап белән таныштырганнан соң, алар спорт төрләре хакында мәгълүмат алды. Соңыннан футбол уены уйнау оештырылды.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International