21 июньдә "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә реабилитация курсы үтүче инвалид балалар өчен Кукмара районы Эчке эшләр булеге хезмәткәре И.И.Җиһаншин белән очрашу үткәрелде. Очрашу вакытында "Административ-хокукый нормалар", "Тәмәкенең зыяны", "Җәйге чорда балаларның куркынычсызлыгы" темаларына сөйләшү оештырылды.