22 июнь көнне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов республика прокуратурасы органнары һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе вәкилләре белән бергә Кукмара районында халыкны кабул итте.
-Район җитәкчелегенең халык белән эшләве күренеп тора. Кабул итүгә язылучыларның да сораулары киңәш алу формасында гына иде. Бу халыкны борчыган сорауларның үзвакытында өйрәнелеп, хәл ителүе нәтиҗәсе, - диде Ренат Тимерҗанов.