21 июнь көнне Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, лагерьда ял итүче балалар белән бергәлектә “Хәтер шәме” акциясендә катнашты. Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Китапханәче балаларга Социалистик хезмәт герое Камил Фаяз улы Шакиров турында сөйләде.