Бүген районга ТР буенча эчке эшләр министры, полициянең генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде. Үзенең эш визиты барышында ул участок инспекторы Расим Шакировның Олыяз авылында урнашкан эш бүлмәсендә булды, җирлекнең ирекле халык дружиначылары (ДНД) белән очрашты. Олыяз урта мәктәбендә исә министр районыбызның дружиначылары тарафыннан алып барылган эшләр, “Форпост”чыларның, мәктәптә эшләп килүче хокук бозуларны кисәтү отрядының эшчәнлекләре белән танышты.
Артем Хохоринны район башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар озатып йөрде.
Очрашудан тулырак язманы район газетасыннан укый аласыз.
Алсу ИДРИСОВА