Иске Юмья авылы китапханәчесе мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән табигатьтә «Лето книжное будь со мной» дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче балаларга җәй турында, табигатьнең иң гүзәл чоры турында сөйләде. Балалар төрле уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар. Ә соңыннан барысы бергә мультфильм карадылар.