«Михеевские чтения»

2016 елның 24 июне, җомга

Оштарма Юмья  гомүм белем бирү мәктәбендә якташ удмурт  язучысы Иван Степанович Михеевның тууына 140 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарага Ижевск каласыннан күренекле драматург, шагыйрь, язучы һәм җәмагәть эшлеклесе,”Инвожо” журналының баш редакторы, Удмуртия язучылар берлеге рәисе Петр Захаров, автор-башкаручы Богдан Анфиногенов, шагыйрә Мария Галиева һәм башкалар килде. Кунаклар  балалар һәм өлкәннәрне  И.С.Михеевның иҗаты белән таныштырдылар. Ә Оштарма Юмья  мәктәбе укучылары кунаклар алдында удмурт халык биюләре белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International