Иске Юмья авылы китапханәчесе клуб белән берлектә Югары Юмья авылында “Вот моя деревня” дип исемләнгән авыл бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмне җирле үзидәрә башлыгы А.Н.Рамазанов һәм мәдәният эшчеләре ачып җибәрде: төрле спорт уеннары, мәдәни чаралар белән үрелеп барды. Китапханәче Лидия Макарова уеннар барышында балалар белән «Что ты знаешь о своей малой Родине?» дип аталган викторина үткәрде.