22 июньдә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәту үзәге хезмәткәрләре үзәктә тернәкләндерү курсы үтүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Кукмара металл савыт-сбалар заводына экскурсия оештырдылар. Экскурсия зур уңыш белән үтте, ял итүчеләрнең күңеленә бигрәк тә заводның тарихына караган фактлар хуш килде. Заводта кулланыла торган яңа технологияләр, производство материаллары шаккаттырды. Мондый очрашулар алга таба да булсын иде.