"Тылсымда" ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй

2016 елның 24 июне, җомга

Бүген "Тылсым" үзәге территориясендә ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй уздырылды. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырылган иде. Чара барышында конкурсларның актив катнашучылары, юбилярлар, инвалид спортсменнар билгеләп үтелде. Үзешчән сәнгать артистлары бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Теләүчеләр төрледән-төрле конкурсларда катнашып, кайнар тәмле ботка, хуш исле чәй белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International