Якташыбыз Сабир Әхтәмовны ветераннар белән искә алдык

2016 елның 24 июне, җомга

Манзарас мәктәбендә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны искә алу кичәсе узды. Анда кунаклар - сугыш ветераны, сугышчан Дан ордены кавалеры, 93нче яше белән баручы Михаил Новиков, Лениногорскның ветераннар советы рәисе, “Россия ветераннары” журналының баш мөхәррире Марс Исхаков катнашты. Чарага районыбыз китапханәчеләре чакырылган иде. Ветераннар якташыбыз Сабир ага турында үзләренең җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. “Ветеран” журналының июнь ае саны Герой Сабир Әхтәмовка багышлап чыгарылган. Марс Исхаков әлеге журналны үзе белән алып килгән иде. Журнал белән китапханәләрдә танышырга мөмкин булачак.

Очрашудан соң ветераннар Сабир Әхтәмов музеенда булып, андагы экспозицияләр белән таныштылар.

Алсу ИДРИСОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International