Кукмарада “Автоледи – 2016” бәйгесе узды

2016 елның 24 июне, җомга

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда “Автоледи – 2016” республика бәйгесенең район туры узды.

Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.

Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә җиңеләйтә. Аннары гүзәл затлар ир-егетләр белән чагыштырганда юлларда да күпкә игътибарлы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәнлектән, аларга штрафларны да бик сирәк “чәпи”ләр икән. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та шул фикердә:

-Үлеп-җитем белән тәмамланучы юл-транспорт һәлакәтләренең барысы да диярлек тизлек яратучы, каядыр ашкынучы ир-атлар тарафыннан ясала. Аларның күбесенә хатын-кызлардан үрнәк алырга кирәк, - ди ул.

“Автоледи” бәйгесенә катнашырга килүчеләр дә автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең “чын” шофер булуларын расладылар. Булдыралар, кызлар! Компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәр үтәүдә аеруча тирән белем сорала. Кызларның 20 сорауга төгәл һәм дөрес җавапларны күпме вакытта билгеләп чыгуларыннан чыгып баллар билгеләнде.

Бәйгенең ике этабын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга быел да Кукмарадан Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Лилия Егорова һәм Линә Галиуллиналар бүлеште. “Автомобильдә иң яхшы йөрүче” номинациясендә Римма Әхмәтшина, “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”дә Әлфия Муллыеваларга тиңнәр булмады. Катнашучыларны район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдиновлар котлады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Якташыбыз Гөлназ Нәҗиповага район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Гөлназ!

Алсу ИДРИСОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International