Кукмарада чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды

2016 елның 25 июне, шимбә

Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, тантана кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң изге теләкләрен юллады. Укуда бик яхшы билгеләргә генә өлгергән укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Алсу Идрисова хәбәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International