Дуслык белән көчле без!

2016 елның 25 июне, шимбә

Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен "Дуслык белән көчле без!" дигән чара уздырылды. Өч секциягә бүленгән балалар музейда мәдәният йорты тарихы белән таныштылар, китапханәдә балалар хокуклары турында кызыклы презентация карадылар, фойеда фотокүргәзмә эшләде.Куркынычсызлык кагыйдәләре, мәдәният йортының эчке кагыйдәләре белән таныштылар. Фойеда татар халык уеннары өйрәнделәр, төрле милләт биюләрен биеп карадылар. "Бәхетле балачак" флеш-мобында катнаштылар. Очрашу, балалар мәйданчыгында төрле уеннар белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International