Зур Сәрдек авылында Яшьләр көне

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

26 июльдә Зур Сәрдек авылы бөясе янында Яшьләр көне оештырылды. Бәйрәм Шәфигуллин Айнурны армия сафларына озату белән туры килде. Учак янында күп кенә җырлар җырланды, телеңне йотарлык пылау пешерелде, самоварлар кайнап торды. Бәйрәмдә Айнурның әти-әниләре, укытучылары, дуслары һәм авыл яшьләре катнашты. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы әгъзалары армиягә китүчегә чиккән кулъяулыклар бүләк итте. Культура эшчеләре Айнурга истәлекле буләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International