24 июньдә Мәдәният йорты коллективы Сәрдекбаш авылында "Кичке уен" оештырды. Чара барышында "Баламишкин" ансамбле гармунчылары, республика һәм район җыр конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары чыгыш ясады. Бәйрәм тамашачылары белән халык уеннары, биюләр оештырылды, халык бу чарада бик актив катнашты. Кичә яшьләр өчен татарча дискотека белән дәвам итте.