Кукмарада "Автоледи - 2016" конкурсы үтте

2016 елның 28 июне, сишәмбе

ЮХИДИ бүлеге янындагы мәйданчыкта республика "Автоледи - 2016" конкурсының район этабы узды.

Конкурста катнашучылар фигуралы йөртү, юл йөрү кагыдәләрен белү буенча белемнәрен сынадылар. Ни дәрәҗәдә тиз һәм дөрес итеп җавап бирүләренә карап, конкурста катнашучы кызларга баллар билгеләнде. Нәтиҗәләр буенча Кукмарадан Гөлназ Нәҗиповага беренче урынга чыкты. Аңа район данын республика конкурсында якларга туры киләчәк. Уңышлар телибез сиңа, Гөлназ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International