1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алу башлана

2016 елның 28 июне, сишәмбе

21.07.2005 №108-ФЗ "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алу" Федераль законы һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.04.2013 №316  "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алуны оештыру" Карары нигезендә илебездә 2016 елның 1 июленнән алып 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын алу үткәреләчәк. 

Халык санын алучыларның кайбер сорауларына җавапларны алдан ук әзерләп куярга туры киләчәк:

1. Җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы (янбакча, кыр участоклары, җир өлешләре); 

2. Авыл хуҗалыгы культураларының төрләре буенча чәчүлек мәйданнары;

3. Җимеш агачлары, куаклары саны, җиләклекләр, виноградниклар һәм башка күпеллык үсентеләрнең төрләре буенча мәйданнары;

4. Терлек, чебеш, куян, җәнлекләр, бал кортлары саны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International